Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан оперштабы 80 резервистның өйләренә кайтарылуы турында хәбәр итте

Татарстан оперштабы 80 резервистның өйләренә кайтарылуы турында хәбәр итте

https://tnv.ru

25 Октябрь 2022, 11:59

1030

0

Татарстан оперштабы 80 резервистның өйләренә кайтарылуы турында хәбәр итте
РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган 80 ир-ат махсус хәрби операция үткәрү зонасына бармавы турында республиканың оператив штабы хәбәр итә.

"Татарстанда махсус хәрби операция зонасына барудан 80 күп балалы әтиләр азат ителде", — дип хәбәр итә штаб Татвоенкоматка сылтама белән.

Искәртеп узабыз, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 16 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган ир-атларны чакыруны гамәлдән чыгару турындагы карарны раслады. Шуннан соң Татарстан лидеры Сергей Погодинга бу категориягә эләккән барлык татарстанлыларның гаиләләренә кире кайтырга кушты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров