Онлайн трансляция

Свернуть

Баулының күпмилләтле авылында яңа мәчет ачылды

Баулының күпмилләтле авылында яңа мәчет ачылды

https://tnv.ru

25 Октябрь 2022, 15:20

106

0

Баулының күпмилләтле авылында яңа мәчет ачылды
Бүген, 25 октябрьдә, Баулы районы Васькино-Туйралы авылында яңа мәчет ачылган. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа мәчет – 14х8 метр зурлыгында, бер катлы, төп намаз залында чаршау белән аерып хатын-кызлар өчен дә намаз уку урыны билгеләнгән, барлык уңайлыклар тудырылган уку классы, янәшәдә котельная, тәһарәтханә бар. Әлеге авылда моңа кадәр мәчет булмаган. Авылның милли составына килгәндә, биредә татарлар, чуашлар, руслар яши икән.

Мәчет 2018 елда салына башлаган. Хәзерге вакытта, Баулыда 15 мәчет эшләп килә.

Фото: dumrt.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров