Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда гаилә пары мошенникларга 700 мең акча күчергән

Татарстанда гаилә пары мошенникларга 700 мең акча күчергән

https://tnv.ru

26 Октябрь 2022, 10:48

69

0

Татарстанда гаилә пары мошенникларга 700 мең акча күчергән
Казанда яшәүче гаилә пары мошенникларга ышанып 700 мең сум акча күчергән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче ир-ат сүзләренчә, аның кесә телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан һәм үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштырган. Билгесез кеше әңгәмәдәшенә аның банк счетлары белән мошенниклык гамәлләре башкарылуын җиткерә, соңыннан сүзне кредит учреждениесе хезмәткәренә тапшыра һәм сөйләшүне тәмамлый.

Зыян күрүче хатын-кызны аның исеменә кредитлар рәсмиләштерелгән дип ышандырганнар. Әгәр ул мошенниклыкны туктатып калырга булышмаса, үзе дә җаваплылыкка тартылачак, дип җиткергәннәр. Мошенник әңгәмәдәшенә кушымтага күчүен һәм «махсус код» кертүен сорый. Зыян күрүченең ире дә шулай эшли.

Мошенниклар хәйләсенә эләккәннәрен аңлап, гаилә пары ярдәм сорап полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров