Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләрне Казанга озаттылар - видео

Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләрне Казанга озаттылар - видео

https://tnv.ru

26 Октябрь 2022, 13:29

800

0

Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләрне Казанга озаттылар - видео
Татарстанда өлешчә мобилизация дәвам итә. Бу көннәрдә хәрби комиссариатлар каршында иртәдән үк мобилизацияләнүчеләр, аларның якыннары, туганнары җыела. Районнардан егетләрне Казанга озаталар. ТНВ хәбәрчесе Инзилә Хөсәинова берничә районнан күзәтү ясады.

Мәсәлән, Түбән Камада туган як, туган җир турында җырлар көйлиләр, егетләрнең кәефен күтәрү өчен гармунда уйныйлар. Шәһәрнең «Патриот» үзәге янынан 30лап ир-егет китә.

Нурлат егетләрен ватанпарвәрлек рухындагы җырлар белән, концерт куеп озаттылар. Бу - өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-атлар, хәзер алар Казанда хәрби әзерлек үтәчәкләр. Аларны балалары, әти-әниләре, хатыннары озатып кала. Якташлары Фирдүс Тямаев та биредә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров