Онлайн трансляция

Свернуть

Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан Көньяктагы частьләрнең берсенә озаттылар

Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан Көньяктагы частьләрнең берсенә озаттылар

https://tnv.ru

26 Октябрь 2022, 14:20

73

0

Мобилизацияләнүчеләрнең икенче төркемен Казаннан Көньяктагы частьләрнең берсенә озаттылар
Бүген Казанда Танк полигонында мобилизацияләнгәннәр белән саубуллашу чарасы узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.

Егетләр хәрби әзерләнүне дәвам итү өчен Россиянең көньягындагы хәрби частьләрнең берсенә җибәрелә.

«Кичә без полкның әзерлеген карадык. Полк оештырылган, әзер. Хәрби состав, корал, күзәтү, разведка, элемтә чаралары буенча да әзер. Сез бердәм булырга тиеш. Сезнең яныгызда – хәрби туганыгыз. Кайдан чакырылуы, кайсы шәһәрдән булуы мөһим түгел. Сез хәзер иңне-иңгә терәп торасыз. Хәрби туганыгызга һәрвакыт ярдәм итәргә тиешсез», – дигән ул.

Мобилизацияләнгәннәргә училище җитәкчесенең дин тотучы хәрбиләр белән эшләү буенча ярдәмчесе, рухани Сергий атакай фатыйхасын биргән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, «Гаилә» мәчете-имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин китүче ир-атлар өчен дога кылган.

Егетләрне озатырга туганнары, дуслары килгән. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин үзенең җырлары белән егетләргә хәерле юл теләде.

Фото: Татар-информ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров