Онлайн трансляция

Свернуть

Җиңүне якынайткан юл!

Җиңүне якынайткан юл!

https://tnv.ru

26 Октябрь 2022, 16:33

85

0

Җиңүне якынайткан юл!

2022 ел - ил тарихына Идел рокадасын кулланылышка тапшыруның 80 еллыгы буларак кереп калачак. 1 мең чакрымлы бу юл Сталинградтан безнең Зөя (Свияжскига) кадәр сузылган була. Бөек Ватан сугышы елларында ул фронт сызыгы янәшәсеннән барган мөһим тимер юл маршруты ролен үти. 

Кичә әлеге истәлекле дата уңаеннан Казанга "Җиңү поезды" килде. Ул бу көннәрдә рокада узучы тимер юл станцияләрендә тукталыш ясый. Зөя-Свияжск, Буа, Борындык, Ульяновск өлкәсе. Һәрберсендә мемориал такталар урнаштыралар. Әлеге Бөек төзелештә катнашкан тыл хезмәтчәннәренең туганнарын "Идел рокадасына - 80 ел" дигән күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Сталинград - Свияжск маршрутын ни өчен "Җиңү китергән юл" дип атыйлар? Бу хакта ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов репортажын карап белә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров