Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда донорлык акциясендә 138 кеше катнашкан

Татарстанда донорлык акциясендә 138 кеше катнашкан

https://tnv.ru

27 Октябрь 2022, 11:42

66

0

Татарстанда донорлык акциясендә 138 кеше катнашкан
Кичә республиканың кан банкы 62 литрга тулыланган. Бу игелекле эштә 138 кеше катнашкан. Акция «Милли музыка көне» дип аталган.

Донорлар өчен Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артистлары чыгыш ясаган. Сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге коллектив вокаль һәм бию номерларын тәкъдим иткән, шулай ук музыкаль инструментларда, шул исәптән курайда да уйнаган.

Барлык активистлар да оештыручылардан сувенирлар һәм чәк-чәк алган. Акцияне DonorSearch.org кан донорлары берләшмәсе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм Идел буе сөяк мие донорлары регистры ярдәмендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы оештырган.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров