Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда өлешчә мобилизация бурычларын үтәлүен хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда өлешчә мобилизация бурычларын үтәлүен хәбәр итте

https://tnv.ru

31 Октябрь 2022, 10:10

1456

0

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда өлешчә мобилизация бурычларын үтәлүен хәбәр итте
Татарстанда өлешчә мобилизация бурычлары үтәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

«Гаскәрләрне 300 000 резервчылар белән өстәмә туплау бурычы үтәлде. Безнең республика Оборона министрлыгы тарафыннан гражданнарны мобилизацияләү буенча йөкләмәне үтәде.

Алексей Песошин һәм Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге республиканың чакырылыш комиссиясе Шәһәр һәм район башлыклары җитәкчелегендә муниципаль комиссияләр белән берлектә бик зур эш башкарды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, 21 сентябрьдә Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан иткән иде.



Фото: president.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров