Онлайн трансляция

Свернуть

Мошенниклар ике казанлыдан 1,4 миллон сум акча урлаган

Мошенниклар ике казанлыдан 1,4 миллон сум акча урлаган

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2022, 14:33

101

0

Мошенниклар ике казанлыдан 1,4 миллон сум акча урлаган
Казанда тагын мошенникларга ышанып, акча югалту очрагы теркәлгән. Бу юлы ике казанлы 1,4 млн сум югалткан.

24 яшьлек зыян күрүченең сүзләренә караганда, аңа билгесез затлар кесә телефонына шалтыратып, үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип таныштырган. Җинаятьчеләр әңгәмәдәшен аның исеменә билгесез затлар кредит алырга омтыла, дип ышандыра. Аны кайтару өчен мошенниклар акчаны куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим итә. Казанлы ышана һәм аларга якынча 900 мең сум акча күчерә.

Шәһәрдә яшәүче 41 яшьлек ханым да шундый ук хәлгә эләккән. Ханымга шулай ук банкның ялган куркынычсызлык хезмәте вәкилләре шалтыраткан. Мошенниклар хәйләсенә эләгеп, ул 500 мең сумга якын акчасын югалткан.

Ике вакыйга буенча да җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров