Онлайн трансляция

Свернуть

Халыклар бердәмлеге көнендә нинди чаралар булачагы билгеле - видео

Халыклар бердәмлеге көнендә нинди чаралар булачагы билгеле - видео

https://tnv.ru

01 Ноябрь 2022, 15:50

153

0

Халыклар бердәмлеге көнендә нинди чаралар булачагы билгеле - видео
Бу атна бер эш көненә кыскарак. 4 ноябрьдә - Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Димәк, җомга көн - ял булачак. Республика район-шәһәрләрендә әлеге дата уңаеннан махсус программа әзерләнә. Хәзер безнең барыбызга да берләшү кирәк булган вакыт. Шуңа программа яңа төсмерләр белән тулылана.

Программага Татарстанның иң яхшы 70 милли ансамбле чыгышы кертелгән. Аларда 900дән артык кеше катнашачак. Артистлар безнең республикада яшәүче милләтләрнең мәдәниятен тәкъдим итәчәк. Остаханәләр, уеннар, ярминкә дә була. Әлеге чараны ТНВ һәм ТНВ-Планета каналлары көндезге 1дә турыдан-туры трансляцияли.

Төп бәйрәм чараларының тагын берсе - 5 ноябрь көнне була. Гражданлык институтларын үстерүгә өлеш керткән кешеләргә Татарстан Президенты премияләре тапшырылачак. Чаралар турында тулырак сюжеттан карап белә аласыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров