https://tnv.ru
02 Ноябрь 2022, 13:41
676
0

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре инде дүртенче көн республиканың Актаныш районында, Агыйдел елгасында югалган 39 яшьлек ир-атны эзли. Хәзерге вакытта эзләү эшләренә водолазлар да кушылган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
Коткаручылар әлеге елгада балыкчылар еш җыела торган урынны тикшергән. Биредә югалган ир-атның күн итеген тапканнар: өстәвенә, аяк киеме төрле урыннарда булган һәм бу эзләү эшләрен катлауландыра.
Ир-атны эзләү дәвам итә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0