https://tnv.ru
03 Ноябрь 2022, 09:55
1567
0
Кичә социаль челтәрләрдә Азнакайда төшерелгән видео таралды. Анда тәрбиячеләрнең балаларга карата тупас мөнәсәбәте күренә.
Азнакай шәһәрендә “Звездочка” 6нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре эшеннән алынды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Россия Хезмәт Кодексы маддәсе нигезендә тәрбиячеләрне эштән алганнар, балалар бакчасы мөдирен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар. Шулай ук агымдагы ел ахырына кадәр балалар бакчасының барлык төркемнәрендә дә видеокүзәтү урнаштыру планлаштырыла.
Факт буенча «балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эш Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контролендә тора.

Бүлешергә
Комментарии 0