Онлайн трансляция

Свернуть

8 ноябрь Татарстанның кайбер районнарында кар явачак

8 ноябрь Татарстанның кайбер районнарында кар явачак

https://tnv.ru

07 Ноябрь 2022, 16:16

289

0

8 ноябрь Татарстанның кайбер районнарында кар явачак
Сишәмбе, 8 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә кар яву көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар киләсе төндә ТРда һава температурасы +1..-4 градуска кадәр төшәчәк, дип фаразлый. Көндез һаваның максималь температурасы +4..-1 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары 0..-2 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава +1..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: соц.сети



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров