Онлайн трансляция

Свернуть

Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булачак

Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булачак

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2022, 17:14

901

0

Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булачак
19 ноябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе булачак.

Кичәдә Россиянең халык артисты Эммануил Виторган, РСФСРның халык артисты Сергей Шакуров, Россиянең халык артистлары Сергей һәм Николай Радченко, Россия Федерациясенең атказанган артисты Бари Алибасов катнашуы көтелә.

"Татар-информ" чарада Ренат Ибраһимов актер һәм продюсер ролендә катнашкан фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк, фойеда фотокүргәзмә оештырылачак, дип яза.

Искә алу кичәсе Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге, Кече Татар тыкрыгы, 8 йортта үтәчәк. 15:00 сәгатьтә башлана.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров