Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ хәбәрчесе Казанда полигонда коры утын җитмәү мәсьәләсенең ничек хәл ителүе белән танышты - видео

ТНВ хәбәрчесе Казанда полигонда коры утын җитмәү мәсьәләсенең ничек хәл ителүе белән танышты - видео

https://tnv.ru

14 Ноябрь 2022, 13:55

82

0

ТНВ хәбәрчесе Казанда полигонда коры утын җитмәү мәсьәләсенең ничек хәл ителүе белән танышты - видео
Казанның танк училищесы полигонында чакырылучыларның өйрәнүләре дәвам итә.

Кырда яшәү һәм эшләү. Палаткадагы тормыш һәм өйдәгечә булмаган шартлар. Түбән Новгород өлкәсендә чакырылган егетләр күпләр авырып киткән. Губернатор аларны дәвалаучы табиблар санын арттырырга әмер бирде. Ханты-Мансида хәрбиләр солярка җитмәү мәсәләсен күтәрде. Җитәкчелек тәэмин итүне арттырачак. Татарстан полигонында коры утын җитмәү мәсәләсе килеп чыкты.

Узган атнада Республика җитәкчелеге оператив штабның һәм мобилизация комиссиясе утырышын уздырды. Рөстәм Миңнеханов мобилизация буенча чакырылган егетләргә тору шартларын тагын да уңайлырак итү бурычын куйды. "Моны яшереп калып булмый, хәл итәргә, кеше белән сөйләшергә" кирәк диде ул. ТНВ хәбәрчесе Алия Хәйретдинова устав буенча тормыш һәм бу атнадагы үзгәрешләр турында сөйләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров