Онлайн трансляция

Свернуть

Көчле җил, урыны белән буран, юлларда бозлавык - һава торышыннан тагын нәрсә көтәргә?

Көчле җил, урыны белән буран, юлларда бозлавык - һава торышыннан тагын нәрсә көтәргә?

https://tnv.ru

15 Ноябрь 2022, 15:57

61

0

Көчле җил, урыны белән буран, юлларда бозлавык - һава торышыннан тагын нәрсә көтәргә?
Көчле җил, урыны белән буран, юлларда бозлавык. Татарстанга кыш килә. Дүртенче көн республикада тотрыксыз һава торышы хакимлек итә. Ялларда Атлантик циклон йогынтысында ярты айлык яңгыр яуган. Ә һава температурасы соңгы 200 елда рекорд куйды.

Моңа кадәр ноябрь уртасында +9 градус булганы булмый әле. Бүген Казанда җилнең тизлеге секундына 25 метрга җитте. Гагарин урамында йорт түбәсенннән купкан шифер узып баручы 63 яшьлек хатын-кыз өстенә төшә. Баш сөягенә һәм баш миенә зыян килгән. Татарстанның тикшерү комитеты бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый башлады. Авиатөзелеш районында җил гараж түбәсен каерган, Яшел Үзәндә агачларны сындырган, Түбән Камада тукталыш будкасы ауган.

Һава торышыннан тагын нәрсә көтәргә? Һәм чын кыш кайчан җитәр - Алия Хәйретдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров