Онлайн трансляция

Свернуть

РКБ ХИМС стандартларына җавап бирүче цифралы клиника исеменә ия булды - видео

РКБ ХИМС стандартларына җавап бирүче цифралы клиника исеменә ия булды - видео

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2022, 14:36

108

0

РКБ ХИМС стандартларына җавап бирүче цифралы клиника исеменә ия булды - видео
Республика клиник хастаханәсе ХИМС стандартларына җавап бирүче цифралы клиника исеменә ия булды. Бу халыкара дәрәҗәгә илдәге бары тик ике генә хастаханә лаек. Берсе - Санкт-Петербургның радиация медицина үзәге.

Барлык хезмәтләрнең автоматлаштырылуы - Татарстанда цифрлаштыру елының иң төп нәтиҗәсе, ди белгечләр. Хастаханәне замана таләпләренә туры китереп җиһазландыру тәкъдиме белән узган елның ноябрендә Рөстәм Миңнеханов чыга. Проектны сәламәтлек саклау һәм цифрлаштыру министрлыклары 10 ай эчендә тормышка ашыра.

Хәзер биредә табиблар да эшен нәтиҗәлерәк башкара, авырулар да тизрәк дәвалана ала. Заманча хастаханәнең эше белән ТНВ хәбәрчесе Рүзәл Шәрипов танышты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров