Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар 80 яшьлек ханымны 100 мең сумга алдаганнар

Казанда мошенниклар 80 яшьлек ханымны 100 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2022, 09:49

287

0

Акчаны алырга килгән курьер тоткарланган.

Казанда мошенниклар 80 яшьлек ханымны 100 мең сумга алдаганнар
Казанның Совет районында яшәүче 80 яшьлек ханымны 100 мең сумга алдаганнар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мошенник пенсионер ханымны кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләгә дип алдый. Ул акчаларны курьерга биргән. Полиция хезмәткәрләре зыян күрүчедән зур сумма алган курьерны тоткарлаган. 18 яшьлек казанлы үз гаебен таныган.

Полиция хезмәткәрләре егетнең Казан территориясендә булган шундый ук вакыйгаларга катнашы булуын ачыклый.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров