Онлайн трансляция

Свернуть

18 ноябрьдә Татарстанда буран көтелә

18 ноябрьдә Татарстанда буран көтелә

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2022, 17:31

77

0

18 ноябрьдә Татарстанда буран көтелә
18 ноябрь, җомга,  Татарстан җирлегендә көчле кар яву көтелә, аерым районнарда буран да булачак. Көньяк-көнчыгыштан исүче җил 15-18 м/с җитәчәк.

Синоптиклар төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Көндез максималь һава температурасы 0..-5 градус булачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -5..-7 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава -1..-3 градуска кадәр җылыначак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров