https://tnv.ru
22 Ноябрь 2022, 15:31
174
0
Чәршәмбе, 23 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә көчле бозлы яңгырлар, бураннар һәм томан көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.
Синоптиклар фаразлаганча, төнлә республикада һава температурасы -5..-10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез Татарстанда һаваның максималь температурасы -1..-6 градус булачак.
Казанда төнлә термометр баганалары -5..-7 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава -3..-5 градуска җитәчәк.
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0