Онлайн трансляция

Свернуть

24 ноябрьдә Татарстанда бозлавык саклана

24 ноябрьдә Татарстанда бозлавык саклана

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2022, 17:22

266

0

Пәнҗешәмбе, 24 ноябрьдә, Татарстан җирлегендә кабат бозлы яңгырлар, томан һәм бураннар булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Синоптиклар фаразлаганча, төнлә һәм көндез Татарстанда һаваның минималь температурасы 0..-5 градус булыр.

Казанда да көн дәвамында -3..-5 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре саклана.

Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юлларда сак булырга өндәде. Татарстан лидеры халыкка урамга берсәбәпсез чыкмаска киңәш итте.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар