Онлайн трансляция

Свернуть

29 ноябрь Татарстанда -21 градуска кадәр суытачак

29 ноябрь Татарстанда -21 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

28 Ноябрь 2022, 17:12

84

0

29 ноябрь Татарстанда -21 градуска кадәр суытачак
Көзнең соңгы көннәрендә Татарстан территориясендә чын-чынлап кышкы һава торышы урнашачак. 29 ноябрьдә явым-төшем көтелми, аз күк йөзе булачак. Төнлә һәм иртән республиканың аерым районнары томан төшәчәк.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -21 градуска кадәр салкыная. Көндез термометр баганалары -8..-13 градус билгесендә теркәлә.

Казанда төнлә минималь һава температурасы -13.-15 градус, аязганда -17 градуска кадәр көтелә. Көндез һава -8..-10 градус кадәр җитәчәк. Юлларда бозлавык.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров