https://tnv.ru
01 Декабрь 2022, 12:44
Татарстан халкы Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертәләр.
Броньле УАЗ машинасын Яшел Үзәндә яшәүче Радик Мостафин бу көннәрдә Марий Элдан алып кайткан. Үз акчасына сатып ала. Ул яралыларны ташу өчен кулланылачак. Багаҗнигына носилкалар сыя, техникага ядрә кыйпылчыклары эләксә дә куркыныч түгел.
Татарстанның һәрбер районында чын мәгънәсендә ут чыгарып эшлиләр, тырышалар. Кышкы салкыннарда хәрбиләр туңмасын дип, Балтачлылар иллегә якын буржуйка ясаган. Бу мич - блиндаж, палаткаларны җылыту өчен менә дигән. Шул ук вакытта аның өслегендә ризык та пешереп була.
Балта остасы Ранил Фәйзрахманов моңарчы урындык, кош оялары, тәрәзә рамнары ясаган егет, бу көннәрдә мобилизациягә эләгүче егетләргә агач тартмалар ясаган. Берсенә 2-3 хәрбинең киеме, шәхси әйберләре сыя.
Татарстанлыларның ярдәме турында ТНВ репортажы карап белә аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0