Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы проектны тәнкыйтьләде

Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы проектны тәнкыйтьләде

https://tnv.ru

02 Декабрь 2022, 10:31

521

0

Татарстан табиблары дару эчеп абортны булдырмый калу турындагы проектны тәнкыйтьләде
Әниләр көне алдыннан Татарстанда "Передумала.ру" дип аталган яңа проект тәкъдим ителгән иде. Ул республика табиблары һәм юристлары арасында каршылыклы фикерләр уятты.

Санкт-Петербург психологы тарафыннан уйлап табылган проект турында киң җәмәгатьчелеккә Республиканың бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле сөйләде. Аның асылы, әлеге препорат аборт ясату өчен эчелгән даруның йогынтысын туктата ала имеш. Янәсе, шулай итеп, баштан баладан котылырга булган, аннары кире уйлаган хатын-кызга булышалар.

Әлеге идея авторының профессиональ табиб булмавы, ә бу алымның бернинди клиник тикшеренүләр узмавы безне уйланырга мәҗбүр итте. Әлеге проект кемгә шулай кирәк? Ул кеше өчен куркыныч түгелме? Ни өчен Татарстанда зурдан кубып сөйләшенгән проект, аның авторлары әйтүенчә, бары тик Петербургта гына тормышка ашырыла. Тулырак ТНВ хәбәрчесе Фәйрүзә Мәҗитова репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров