Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шикәр чире белән авыручы балаларга кандагы шикәр күләмен үлчи торган махсус җайланмаларны бушлай бирәчәкләр

Татарстанда шикәр чире белән авыручы балаларга кандагы шикәр күләмен үлчи торган махсус җайланмаларны бушлай бирәчәкләр

https://tnv.ru

02 Декабрь 2022, 13:15

85

0

Татарстанда шикәр чире белән авыручы балаларга кандагы шикәр күләмен үлчи торган махсус җайланмаларны бушлай бирәчәкләр
Татарстанда "диабетның беренче төре" диагнозы куелган балаларга кандагы шикәр күләмен үлчи торган махсус җайланмаларны табиб кушуы буенча бушлай бирәчәкләр. Моның өчен Республика бюджетыннан 400 миллион сумга якын акча каралган.

Моңарчы датчикларны ата-аналар үз хисабына ала торган була. Чөнки ул бушлай бирелүче медицина эшләнмәләренең федераль исемлегендә юк. Бер датчик 5 мең тирәсе тора, ул ике атнага җитә.

Шикәр чире белән авыручы балаларга тагын ничек булышалар? Өстәмә матди ярдәм киләсе елга да булырмы? Сорауларга җавапны ТНВ хәбәрчесе Инзилә Хөсәинова эзләде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров