Онлайн трансляция

Свернуть

Яр Чаллы кешесе Илдар Гайсин Донбасска барып, өлкән кешеләргә йортларын торгызырга булышкан - видео

Яр Чаллы кешесе Илдар Гайсин Донбасска барып, өлкән кешеләргә йортларын торгызырга булышкан - видео

https://tnv.ru

05 Декабрь 2022, 14:48

272

0

Яр Чаллы кешесе Илдар Гайсин Донбасска барып, өлкән кешеләргә йортларын торгызырга булышкан - видео
"Адымнар" тапшыруының чираттагы герое - Яр Чаллыдан Илдар Гайсин. Җәй уртасында ул үз машинасына утырып, Донбасс якларына - Волноваха шәһәренә юл тота.

Гади халыкка ату-шартлауларда җимерелгән йорт-җирләрен төзекләндерергә, өй җиһазларын ремонтларга булыша.

Волновахага кадәр - меңләгән чакрым араны Илдар Гайсинга 3 көндә уза. Машинасы эш кораллары белән тулы, үзенең кулыннан эш килә, ә кешеләргә ярдәм итү теләге барыннан да өстенрәк булып чыга.

Шәһәр хакимиятендә килгән көнне үк, ярдәм итәр якыннары булмаган, өлкән яшьтәге, ялгыз әби-бабайларның адресларын бирәләр. Һәрберсен табып, ярдәм тәкъдим итә. Кемнең түбәсеннән су үтә, кемнең тәрәзә пыялалары коелып төшкән, кайбер өйләрнең шартлаудан соң карар җире дә калмаган. Тулырак ТНВ репортажында.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров