Онлайн трансляция

Свернуть

Синоптиклар Татарстанда салкын көннәрнең кайчан бетәчәген әйттеләр

Синоптиклар Татарстанда салкын көннәрнең кайчан бетәчәген әйттеләр

https://tnv.ru

06 Декабрь 2022, 09:41

738

0

Синоптиклар Татарстанда салкын көннәрнең кайчан бетәчәген әйттеләр
Эш атнасы ахырында Татарстанда -20 градустан артып киткән суыклар үз көчен югалтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразланган мәгълүматлар раслый.

Аерым алганда, 8 декабрь республика җирлегендә термометр баганалары -10...-15 градус билгесенә күтәреләчәк. 9 декабрь -7...-12 градуска кадәр җылыначак.

10 декабрьдә Татарстанда -4...-9 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана, шулай ук кар да явачак.

Фото: соц.сети


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров