Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар пенсионерны 300 мең сумга алдаган

Казанда мошенниклар пенсионерны 300 мең сумга алдаган

https://tnv.ru

06 Декабрь 2022, 13:13

152

0

Казанда мошенниклар пенсионерны 300 мең сумга алдаган
ТР башкаласында яшәүче 76 яшьлек ханым, мошенникларга ышанып, 300 мең сум акчасын югалткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, өй телефонына чит кеше шалтыраткан, хатын-кыз үзен пенсионер ханымның туганы дип таныштырган. Әңгәмәдәш авариягә эләгүен һәм аңа дәвалану өчен зур күләмдә акча кирәклеген җиткергән.

Өлкән яшьтәге ханым акчаларын банктагы счеттан алган һәм курьерга тапшырган.

Хәзерге вакытта «Мошенниклык» өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров