https://tnv.ru
06 Декабрь 2022, 14:52
82
0

Узган ялларда Казанда ике кечкенә бала сөрем газы белән агуланган. Берсе бер яшьлек, икенчесе 6 айлык сабый. Икесен дә республиканың балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.
Бу очракларның берсе утын белән ягыла торган мунчада булса, икенчесе күп фатирлы йортта килеп чыга. Ноябрьдә республикада андый очраклар теркәлгән иде инде. Шуларның берсе буенча җинаять эше дә кузгатыла.
Газ җайланмалары төзексезме, җилләтү каналлары тыгыламы, күп очракта сәбәп итеп әйткәнчә - тәрәзә ачмаганлыктан агуланалармы? Мондый хәлләрнең еш кабатлануы - куркынычсызлык мәсьәләсенә игътибарны арттыру кирәклегенә ишарәли. Нигә соң куркыныч статистика артуга бара? Җавап ТНВ репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0