Онлайн трансляция

Свернуть

7 декабрьдә Татарстанда -26 градуска кадәр суытачак

7 декабрьдә Татарстанда -26 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

06 Декабрь 2022, 16:59

329

0

7 декабрьдә Татарстанда -26 градуска кадәр суытачак
Чәршәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан җирлегендә явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Юлларда бозлавык.

Синоптиклар фаразлары буенча, 7 декабрь төнендә республикада һава температурасы -15...-20 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -26 градуска кадәр җитәчәк. Чәршәмбе көндез -10...-15 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда төнлә -15...-17 градуска кадәр, аязганда -20 градуска кадәр суытачак. 7 декабрьдә шәһәрдә һаваның максималь температурасы -11...-13 градус булачак.

Фото: goodfon.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров