Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Татарстанда 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

https://tnv.ru

08 Декабрь 2022, 12:02

225

0

Татарстанда 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә
19 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда, аерым территорияләрдә, бенгал утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, куркынычлылыгы 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр куллануны тыячаклар.

Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линияле) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта кулланырга ярамый.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров