Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда шәхси йортта бер бала сөрем газы белән агуланган

Татарстанда шәхси йортта бер бала сөрем газы белән агуланган

https://tnv.ru

09 Декабрь 2022, 10:29

439

0

Татарстанда шәхси йортта бер бала сөрем газы белән агуланган
Казанның Юдино бистәсенең Гаванская урамындагы шәхси йортта 14 яшьлек бала сөрем газы белән агуланган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән табиблар яшүсмерне караганнар. Аның агулану дәрәҗәсе җиңелчә дип бәяләнгән һәм хастаханәдә табиблар ярдәме кирәк булмаган

Әлеге хәлнең сәбәбе ачыклана.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ел башыннан Татарстанда сөрем газы белән агулануның 39 очрагы теркәлгән. 9 кеше үлгән, 77 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 32 бала.



Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров