Онлайн трансляция

Свернуть

Россиядә көзге чакырылыш дәвам итә: Татарстаннан 10 егетне хәрби ротага озаттылар

Россиядә көзге чакырылыш дәвам итә: Татарстаннан 10 егетне хәрби ротага озаттылар

https://tnv.ru

09 Декабрь 2022, 13:53

231

0

Россиядә көзге чакырылыш дәвам итә: Татарстаннан 10 егетне хәрби ротага озаттылар
Россиядә көзге чакырылыш дәвам итә. Кичә Казаннан армия сафларына тагын 10 егетне озаттылар. Алар хәрби хезмәтне Россия кораллы көчләренең фәнни роталарында үтәчәк.

Бу егетләр хәрби әзерлек белән беррәттән, фәнни тикшеренүләр дә ясаячак. Әйтик, робот техникасы белән идарә итүче системалар ясыячак, броньле материаллар уйлап табачак, электрон форматтагы мәглүматны саклау алымнарын камилләштерәчәк.

Фәнни роталар Россиядә 2015 елда оешты. Хәзер алар ил буенча - 20. Шушы еллар эчендә Татарстаннан фәнни роталарда 100дән артык егет хезмәт иткән. Бүген булачак солдатлар Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар крае, Ленинград, Тамбов һәм Кострома өлкәләренә юл тота.






Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров