Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган Владимир Луговин белән хушлаштылар

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган Владимир Луговин белән хушлаштылар

https://tnv.ru

09 Декабрь 2022, 16:14

4571

0

Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган Владимир Луговин белән хушлаштылар
Бүген Алабугада Украинадагы махсус хәрби операция вакытында һәлак булган хәрби Владимир Луговин белән хушлаштылар, дип хәбәр итә Татарстанның Алабуга районы администрациясе матбугат хезмәте.

«Ул хәрби бурычны үтәп, гаиләләребезне, шәһәребезне, илебезне яклап үлде. Батыр сугышчы! Яратучы ул, ир һәм әти. Шул килеш без аны истә калдырырбыз һәм Ватанны данлы яклаучы буларак аның исемен саклап калачакбыз», - дип билгеләп үтте район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Kazanfirst басмасы мәгълүматлары буенча, Владимир Луговин махсус хәрби операция зонасына июньдә киткән. Аның өч баласы калган. ТНВ сайты редакциясе батырларча һәлак булган татарстанлының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Фото: пресс-служба администрации Елабужского района РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров