https://tnv.ru
12 Декабрь 2022, 12:37
406
0

Узган атнада Татарстанга грипп килде. ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны 25 процентка арткан. Ул әле күтәреләчәк, ди эпидемиологлар. Без моны үз коллективыбызда авыручылар саныннан да, сырхауханәләрдәге чираттан да, регистратура номерларының торган саен озаграк чакыруыннан һәм ашыгыч ярдәмгә шалтыратучыларның артуыннан да күрәбез.
Быел безне гриппның А Н1N1 штаммы сынаячак. Ул дөньяда 2009нчы елда таралып, эпидемиягә әйләнгән иде. Аның никадәр көчле булуын соңрак кына таныдылар.
Без 2 ел коронавирус белән яшәдек, ә организмда гриппка иммунитет төште. Хәзер аның шушы төрен йоктыручылар арта. ТНВ хәбәрчесе Рания Абдрахманова Республиканың йогышлы авырулар клиникасына юл алды. Дуңгыз гриппы диганозы куелучыларны хәзер монда дәвалыйлар. Тулырак "Адымнар" репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0