Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 83 яшьлек пенсионерны 500 мең сумга алдарга теләгәннәр

Казанда 83 яшьлек пенсионерны 500 мең сумга алдарга теләгәннәр

https://tnv.ru

13 Декабрь 2022, 14:27

427

0

Казанда 83 яшьлек пенсионерны 500 мең сумга алдарга теләгәннәр
Татарстан башкаласында яшәүче 83 яшьлек ирне 500 мең сум акчага алдарга теләгәннәр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башта билгесез хатын-кыз пенсионерның өй телефонына шалтыратып, аның кызы юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм моннан чыгу өчен 500 мең сум акча кирәк, дип хәбәр итә.

Казанлы каракларга ышанмый һәм сөйләшүне туктата. Аннары кызы белән элемтәгә керә һәм аның белән бар да яхшы булуына инана.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров