https://tnv.ru
14 Декабрь 2022, 14:20
1211
0
Татарстан башкаласында яшәүче ханым мошенникларга ышанган һәм 440 мең сумнан артык акчасын югалткан, дип Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган атнада зыян күрүчегә таныш булмаган кеше шалтыраткан. Әңгәмәдәш аның резюмесын күргәнен һәм эш урыны тәкъдим итә алуын җиткергән. Казанда яшәүче ханым укулар өчен түләргә ризалыгын белдергән. Ул Ул акчасын күчергән һәм җибәрелгән сылтама буенча күчкән, ләкин вакансиянең биржа белән бәйле булуын аңлаган.
Ханым «эш бирүче» белән элемтәгә кергән, башка тәкъдимнәр белән кызыксынган һәм уку өчен җибәрелгән акчаны кире кайтаруны сораган. Мошенник акчалар банк счетына кайтарылачак дип ышандырган. Тик акчалар кире кайтарылмаган, ә мошенник элемтәгә чыгудан туктаган.
Соңрак зыян күрүче үзенең хисабын тикшергән һәм барлык акчалары билгесез счетка җибәрелгәнен күргән. Зыян суммасы 440 мең сумнан артып киткән.
Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0