Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда битлек режимы кертелде

Татарстанда битлек режимы кертелде

https://tnv.ru

15 Декабрь 2022, 12:37

2083

0

Татарстанда битлек режимы кертелде
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе 15 декабрьдән барлык медицина оешмаларына килүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен мәҗбүри битлек режимын кертте.

Карар нигезендә, дәүләт һәм шәхси медицина учреждениеләрендә авыруларга йөрү тыела.

Моннан тыш, тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр өчен нигезләнгән социаль һәм мәгариф учреждениеләренә килеп йөрү рөхсәт ителми.

Шулай ук карарда билгеләп үтелгәнчә, хастаханәләрдә, приютларда һәм мәктәпләрдә балалар һәм өлкәннәрнең көненә ике тапкыр температурасын үлчәп торырга тиешләр. Грипп һәм ОРВИ сәбәпле 20% һәм аннан да күбрәк бала авырса, уку йортларында укуны туктатачаклар.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров