Онлайн трансляция

Свернуть

16 декабрьдә Татарстанда - 17 градуска кадәр суытачак

16 декабрьдә Татарстанда - 17 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

15 Декабрь 2022, 17:10

3924

0

16 декабрьдә Татарстанда - 17 градуска кадәр суытачак
Җомга, 16 декабрьдә, Татарстан җирлегендә урыны белән кар яву һәм бураннар көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә һава температурасы -9...-14 градуска кадәр төшәчәк, аязганда -17 градуска кадәр җитәчәк. Көндез республикада -3...-8 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә термометр баганалары -9...-11, аязган вакытта -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -3...-5 градус булачак.

Фото: соц. сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров