Онлайн трансляция

Свернуть

21 декабрьдә Татарстанда -19 градуска кадәр суыта

21 декабрьдә Татарстанда -19 градуска кадәр суыта

https://tnv.ru

20 Декабрь 2022, 17:04

64

0

21 декабрьдә Татарстанда -19 градуска кадәр суыта
Чәршәмбе, 21 декабрьдә, Татарстан җирлегендә суык һава торышы сакланачак. Урыны белән кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлары буенча, төнлә республикада һава температурасы -9...-14 градуска кадәр, аязганда -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава торышы -7...-12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда 21 декабрь төнендә термометр баганалары -10...-12 градуска, аязган вакытта -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -8...-10 градус булачак. Юлларда бозлавык.

Фото: Алмаз Шиһабетдинов (ТНВ)

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров