https://tnv.ru
22 Декабрь 2022, 12:33
67
0
22 декабрьдә Идел аша Иске Аракчино торак массивыннан ТР Югары Ослан районына кадәр боз кичүе ачыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта бу участоктагы боз калынлыгы 25-26 см, бу кичүне ачарга рөхсәт итә. Аның буенча 2,5 тоннага кадәр авырлыктагы җиңел автомобильләр генә йөри алачак.
Кичү барлык кирәкле коткару чаралары белән җиһазландырылган. Гадәттән тыш хәл булган очракта, участокта кизү торучылар бар, алар шунда ук 112 номерына сигнал бирәчәкләр һәм коткаручылар килгәнче ярдәм күрсәтәчәкләр.
Фото: kzn.ru

Бүлешергә
Комментарии 0