Онлайн трансляция

Свернуть

23 декабрь Татарстанда буран көтелә

23 декабрь Татарстанда буран көтелә

https://tnv.ru

22 Декабрь 2022, 16:55

73

0

23 декабрь Татарстанда буран көтелә
23 декабрьдә Татарстан җирлегендә һава торышы сизелерлек җылыначак. Җил 15-17 м/ска җитәчәк. Республиканың аерым районнарында буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразларына караганда, төнлә Татарстанда һава температурасы -1...-6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һаваның максималь температурасы -1..+ 2 градус көтелә.

Казанда киләсе төндә термометр баганалары -2...-4 градус билгесенә төшәчәк. Көндез шәһәрдә һава 0..+2 градуска кадәр җылыначак. Юлларда көчле бозлавык.

Фото: соц.сети



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров