https://tnv.ru
23 Декабрь 2022, 17:44
54
0

24 декабрьдә Татарстан җирлегендә җепшек көн көтелә. Урыны белән кар явачак. Көньяк-көнбатыштан исүче җил 15-17 м/с җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар фаразлары буенча, Республикада төнлә дә, көндез дә һаваның минималь температурасы -2..+3 градус булачак.
Казанда шимбә төнендә термометр баганалары -1..+1 градус билгесенә төшәчәк. Көндезге сәгатьләрдә шәһәрдәге һава +1..+3 градуска кадәр җылыначак. Юлларда көчле бозлавык.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0