Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында яңа бассейн ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында яңа бассейн ачуда катнашты

https://tnv.ru

26 Декабрь 2022, 12:10

130

0

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Яшел Үзән районында «Дулкын» йөзү бассейны ачылган. Бу хакта Президент матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бассейнны ачу - Васильево шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Әлеге спорт учреждениясенә тәүлегенә 576 кеше килә ала.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Васильево читтә кала килде һәм инфраструктура үсешенә сораулар туды, әмма соңгы елларда без бу бистәнең үсешенә игътибар итәбез», - диде. Васильевода барлыкка килгән яңа бассейн - спорт белән шөгыльләнә башлау өчен яхшы мөмкинлек».

Татарстан Президенты «Дулкын» йөзү бассейны директорына спорт инвентаре һәм җиһазлар алуга сертификат тапшырган.

Фото: president.tatarstan.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар