Онлайн трансляция

Свернуть

Донор акциясендә казанлылар республика кан банкын 58 литрга тулыландырган

Донор акциясендә казанлылар республика кан банкын 58 литрга тулыландырган

https://tnv.ru

28 Декабрь 2022, 10:33

121

0

Донор акциясе «Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» ирекле үзәге тарафыннан DonorSearch.org кан донорлары бергәлеге, «Татнефть» хәйрия фонды һәм сөяк мие донорлары Идел буе регистры ярдәмендә оештырылды.

Донор акциясендә казанлылар республика кан банкын 58 литрга тулыландырган
Кичә Яңа ел донор акциясендә казанлылар республика кан банкын 58 литрга тулыландырган. Хәйрия чарасында 140 кеше катнашкан, аларның 129ы донор булган.

Акциядә катнашучылар өчен бәйрәм программасы оештырылды. Донорлар истәлекле сувенирлар алдылар, диелә Казан шәһәренең рәсми порталында.

Шулай ук казанлыларның сөяк мие донорлары регистрына керү мөмкинлеге бар иде. Идел буе район мәдәният йортында 11 кеше үзенең «генетик игезәге»нең гомерен саклап калырга теләк белдергән.  

Фото: DonorSearch.org

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров