Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 66 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән

Казанда 66 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән

https://tnv.ru

28 Декабрь 2022, 12:23

240

0

Казанда 66 яшьлек ир-ат үз йортында янып үлгән
Узган кичтә Казанның Сормово урамындагы шәхси йортта янгында 66 яшьлек ир-ат һәлак булган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ялкын Сормово урамындагы 30 һәм 30а номерлы йортларны колачлаган. Янгын 142 квадрат метрга сузылган.

Ир-ат гәүдәсен йортны сүндергән вакытта һәм калдыкларны актарган вакытта табып алганнар. Янгын сәбәпләре ачыклана.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров