Онлайн трансляция

Свернуть

29 декабрьдә Татарстанда кар һәм буран көтелә

29 декабрьдә Татарстанда кар һәм буран көтелә

https://tnv.ru

28 Декабрь 2022, 15:35

29 декабрьдә, пәнҗешәмбе, Татарстан җирлегендә кар яву көтелә, аерым районнарда буран да булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар 29 декабрьдә төнлә республикада термометр баганалары -6..-11 градуска, вакыты белән -14 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый. Көндез -4..-9 градуска кадәр җитәчәк.

Казанда төнлә һава температурасы -9..-11 градуска кадәр төшәчәк. Шәһәрдә көндез температура -5..-7 градус булачак. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар