Онлайн трансляция

Свернуть

10 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак

10 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак

https://tnv.ru

09 Январь 2023, 16:19

67

0

10 гыйнвардан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачак
10 гыйнвардан Казанның җир өсте шәһәр җәмәгать транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга яңа тарифлар кертелә. Бу хакта карар Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кабул ителде, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

Акчалата түләгәндә юл бәясе үзгәрмәячәк, билетны банк һәм транспорт картасы белән түләгәндә – дүрт сумга артачак һәм 35 сум тәшкил итәчәк. 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр йөрү өчен каралган транспорт картасы буенча бер билет бәясе 25 сум тәшкил итәчәк.

Тарифлар күтәрелүгә 11,06 процентлы инфляция, дизель ягулыгына бәяләр арту, шулай ук комплектлау һәм запас частьләрнең кыйммәтләнүе сәбәп булган.

Фото: kzn.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров