Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ел башыннан дүртенче тапкыр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда ел башыннан дүртенче тапкыр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде

https://tnv.ru

10 Январь 2023, 15:47

95

0

Татарстанда ел башыннан дүртенче тапкыр салкын булу сәбәпле кисәтү игълан ителде
Иртәгә, 11 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы сакланачак. Шул сәбәпле республикада дүртенче тапкыр кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Фаразлар буенча, төнлә Татарстанда һава температурасы -29..-34 градус салкын, ә республиканың көньяк һәм көнчыгышындагы аерым районнарда -35...-40 градус булачак. Иртән республиканың көнбатышында -24.. -29 градус булачак. Казанда төнлә -31..-33 градуска кадәр, иртән -26..-28 градуска кадәр салкын булачак.

Көндез һава температурасы -16...-21 градуска, республиканың көнчыгышында -24 градус салкын булачак. Көндез Казанда -17..-19 градуска кадәр җитәчәк.

Фото: pxhere

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров