Онлайн трансляция

Свернуть

11 гыйнварда Татарстанда -40 градуслы салкыннар саклана

11 гыйнварда Татарстанда -40 градуслы салкыннар саклана

https://tnv.ru

10 Январь 2023, 17:57

179

0

11 гыйнварда Татарстанда -40 градуслы салкыннар саклана
11 гыйнварда Татарстан җирлегендә һава шартлары сизелерлек үзгәрми. Республикада элеккечә үк аномаль салкыннар көтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һаваның минималь температурасы -29..-34 градус, аерым районнарда салкыннар -35..-40 градуска кадәр җитәчәк.  Көндез һава температурасы -16..-21, көнчыгыш районнарда -24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда төнлә термометр баганалары -31..-33 градус, иртән -26..-28 градуска кадәр артачак. Көндез һаваның максималь температурасы -17..-19 градус. Юлларда бозлавык, игътибарлы йөрегез.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров